АНЫМ СИХЕРЛӘНГӘН  

АНЫМ СИХЕРЛӘНГӘН

Предыдущая12345678910111213141516Следующая

Теләп алган газабым син- сөю,

Кайчакларда тансык шатлыгым.

Син исерткеч татлы шәраб сыман–

Үзе бәхет– сине татуым!

Гел үзенә ымсындырып торган

Мәхәббәтем– серле чәчәгем.

Әй сөеклем, бер дә юкка түгел

Дөньясында син дип яшәвем.

Сизәсеңме, җаным сихерләнгән,

Нишләтсәң дә мин шул риза.

Серлелектә тиңнәрең юк, иркәм,

Син бер тылсым, син бер могҗиза!

Бар булганым– җаным-тәнем белән

Чынлап торып сиңа гашыйк мин.

Сине көткән бер көн бер ел сыман

Күрми торсам, шундук тансыклыйм.

Кош канатсыз булмаган кебек

Мин дә ахры синсез булалмам.

Өннәремдә истән чыкканың юк,

Төшләремдә күреп юанам.

АЧЫЛЫРСЫҢ БЕР...

Син– искиткеч! Матур, гамьле чагың,

Битарафлык сиңа хас түгел.

Ачылмыйча калмас серле дөньяң,

Эрерсең бер, син дә таш түгел.

Ачылмыйча калмас серле дөньяң

Шунсын гына белмим, тик кемгә?

Әгәр, иркәм, кодрәтемнән килсә

Бирмәс идем сине беркемгә.

Беләсеңдер, сизә– аңлыйсыңдыр,

Кодрәтем шул, иркәм, чамалы.

Бергә булу– татлы хыял гына,

Сине уйлап йөрәк яралы.

Карашыңнан җаным тынычлана,

Сине күрсәм генә шат күңел.

Ачылмыйча калмас серле дөньяң,

Эрерсең бер, син дә таш түгел.

НИК КҮРСӘТТЕҢ?

Әй мәхәббәт, миңа– юләреңә,

Ник күрсәттең җирнең гүзәлен?

Бер күрүдә яуланды бит күңел,

Яратмыйча ничек түзәлим?!?

Яраттырды күңел матурлыгы,

Кояш йөзе, зифа буй-сыны.

Мәхәббәтнең күндәм колы булып

Кала миңа фәкать буйсыну.

Һуштан язып гашыйк булуымны

Ул тиз сизде, ул тиз аңлады.

Тик мәхәббәт сиңа язмаган шул

Тоташтыру безнең җаннарны.

Ачылуны аннан көтәсе юк

Түгел бит ул минем шикелле.

Ачкычы юк бикле йозак төсле –



Ул– икенче, ул артык серле.

Серле булган өчен шуңадыр да

Бикле аның күңел ишеге.

Күңелемнән сизеп, аңлап торам–

Тиң итми ул минем ишене.

Ышандыру аны кыендыр шул

Сипсәм дә мин сөю сүзләрен.

Әй мәхәббәт, миңа– юләреңә

Ник күрсәттең җирнең гүзәлен?

АНЫ ГЫНА УЙЛЫЙМ

Аны гына уйлыйм, аны гына

Башка уйлар кешем юк бүтән.

Көткән тансык бәхет елмайгандай

Атнасына хет бер күрешсәм.

Үзе сөйгән кеше аңлар төсле

Язып тормасам да бүтәнен.

Тасвирлап та тормыйм, кирәк түгел,

Аның мине ничек көткәнен.

Мин күргәч хет елмайсын иде

Ул чыннан да инде Сербикә.

Әллә инде үзем ялгышаммы–

Мин– түбәндә, ул дип биектә.

Аның күңел серен аңламыйча

Буталмыйммы икән мин үзем?

Шулай булса тик көтәсе кала

Я илаһым, бирче дип түзем.

Яратмыйдыр диеп уйласам да

Тик һаман да күрешү көтәм.

Аны гына уйлыйм, аны гына–

Башка уйлар кешем юк бүтән.

УЛ ҮЗГӘРДЕ

Ул үзгәрде, ул икенче инде

Аның хисләр миңа суынды.

Торган саен ара ерагая,

Туктатырга аны соң инде.

Ул үзгәрде, ул икенче инде.

Күрде исә миннән читләшә.

Очрашырга туры килгәндә дә

Мине ят иткәндәй сөйләшә.

Ул үзгәрде, ул икенче инде.

Алиһәгә тиңләп йөргәнем.

Чын асылын ачып салуымы,

Түзсен генә инде йөрәгем.

Ул үзгәрде, ул икенче инде.

Башкададыр бәлки уе да.

Кыен чакта сине читкә этү–

Төкерү ул эчкән коега.

Ул үзгәрде, ул икенче инде.

Белеп булмый алда нишләрен.

Ни булса да, яратам шул аны,

Үзгәрмәсен минем хисләрем.

МИН ЫШАНДЫМ

Мин ышандым аңа яратыр дип

Үзем кебек чынлап ихластан.

Хыянәтче булыр кебек идем

Яратудан аны туктасам.

Мин ышандым аңа– сөеклемә

Уй-хисләрен сорап тормый да.

Мин яраткан кебек яратыр дип

Мәхәббәтән көттем могҗиза.

Мин ышандым аңа, якын күреп,

Яратыр дип озак көттерми.

Күрешмичә торсам сагышланып,

Уйларында мине йөртер дип.

Мин ышандым аңа, җитәкләшеп

Китәрбез дип уртак сукмактан.

Мин ышандым аңа яратыр дип

Үзем кебек чынлап ихластан.

Мин ышандым аңа чын йөрәктән–

Булырбыз дип һәрчак без бергә.

Ул – күңелдә, нигә яшерергә,

Мин ышанам аңа хәзер дә.

БУЛМЫЙ АЧЫКЛАП

Яратамы, яратмыймы икән–

Шул сорауны булмый ачыклап.

Чишелеше ерак яшеренгән

Ул бит миңа серле табышмак.

Талпынам да кабат туктап калам,

Кыен никтер шуны соравы.

Авыр күңелемә мәхәббәтнең

Билгесезлек белән сынавы.

Мин беркатлы төшенмичә торып

Аның уйларының асылын.

Яңгыр алды чәчәк ачылгандай

Иртәрәк шул үзем ачылдым.

Белә бит ул шашып яратканны

Әйтсен иде бер сүз кистереп.

Аңлаешсыз, юләр мәхәббәттән

Йөрмәс идем болай исереп.

Аның тарафына ашкынулы

Әллә нинди серле гашыйк чак.

Яратамы, яратмыймы икән,

Шул сорауны булмый ачыклап.

СИНЕ УЙЛАУ...

Күңел шундук канатланып китә–

Җитә сине искә төшерү.

Яшәгән күк тылсым дөньясында,

Сине уйлау– шатлык кичерү.

Сине уйлау рәхәт бирә җанга,

Татлы хискә күмә күңелне.

Сине уйлау кабат юлга әйди,

Ашыктыра сине күрүне.

Сине уйлау хистән дәртләндерә,

Тормышка ямь өсти һәрвакыт.

Бәхетем дә артып тора сыман

Яшәгәнгә сине яратып.

Сине уйлау– сине сагынудан

Татлы газап кайчак ул, иркәм.

Әй сөеклем, минем хакта шулай

Син үзең соң уйлыйсың микән?


4491182120002879.html
4491236322709448.html
    PR.RU™